ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Инвесторларга яхшы шартлар тудырган өчен, Татарстан БМО премиясенә лаек булды

25 октябрь 2018, 09:50

Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы социаль-икътисади файда китерә һәм дәүләтләргә тотрыклы үсеш өлкәсендә куелган максатларына ирешергә ярдәм итә торган секторларга инвестицияләр кертүдә югары казанышлары өчен БМО премиясенә лаек булды. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Халыкара дәрәҗәдә танылу – безнең эшкә иң югары бәя. Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар», - диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

  • Барлыгы сигез премия тапшырылды. Татарстаннан тыш, җиңүчеләр арасында Һиндстан, Бәхрәйн, Лесото, Көньяк Африка Республикасы, Колумбия, Бразилия кебек илләрнең төрле учреждениеләре бар.

Бүләкләү тантанасы 22 октябрьдә Женевада Бөтендөнья инвестиция форумында узды. Форумда 6 меңгә якын кеше катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10