ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан кырларында кукуруз уңышын җыю төгәлләнеп килә

25 октябрь 2018, 08:39 , Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстан кырларында кукуруз уңышын җыю төгәлләнеп килә Республикада кукурузның уртача уңышы гектардан 40,8 тонна тәшкил итә.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы хуҗалыкларында кукуруз уңышын җыю эшләре төгәлләнеп килә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикада 24 октябрьгә орлык кукурузы 23,6 мең гектарда 96,5 мең тонна суктырылган (көнгә - 6,7 мең тн). Уртача уңыш – гектардан 40,8 тонна.

Югары Ослан районында кукурузны силос өчен җыю төгәлләнеп килә. Терлекләргә кышкыга 25 мең тонна силос әзерләнгән.

"Востокзернопродукта" кырларында орлык кукурузы 980 гектар мәйданда җыелмаган әле, аннан терлек азыгы өчен 34800 центнер яссылатылган орлык әзерләү планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10