ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруга багышланган директорлар советы утырышы уздырачак

25 октябрь 2018, 08:16

Россиядәге иң алдынгы нефть чыгаручы компанияләрнең берсе булган "Татнефть" узган айга һәм ел башыннан бирле эшчәнлеккә йомгак ясаячак.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ").  Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть чыгаруга багышланган ике директорлар советы утырышы уздырачак. Бу турыда республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Башта Хөкүмәт йортында "Татнефть" ГАҖ җитәкчелеге җыела. Россиядәге иң алдынгы нефть чыгаручы компанияләрнең берсе узган айга һәм ел башыннан бирле эшчәнлеккә йомгак ясаячак.

  • Быел сентябрь аенда "Татнефть" җәмгыяте 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясен билгеләде.

Соңрак Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышы була. Биредә ел башыннан бирде республиканың нефтехимия комплексы үсеше турында белешмә биреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10