ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбыч районы башлыгы үзе белем алган мәктәптә парламент дәресен үткәрде

25 октябрь 2018, 09:00 , Фото: kaibicy.ru/news/kөn-temasyi/kaybych-rayony-bashlygy-albert-rkhmtullin-ze-belem-algan-mktpt-parlament-dresen-tkrde

Кайбыч районы башлыгы үзе белем алган мәктәптә парламент дәресен үткәрде Район башлыгы аларга дәүләт, хакимият, законнар, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары, илебез Конституциясе, депутатлар турында сөйләде.

(Кайбыч, 25 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирада Сайранова). Узган атнада район мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелде. Район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары, укытучылар белән берлектә, укучыларга республикадагы закон чыгару органының бурычы, аларның тормышыбызда тоткан урыны хакында сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе белем алган Бәрлебашы мәктәбендә парламент дәресе үткәрде. Бу турыда район басмасы яза.

"Парламент, җәмгыять һәм мин" дип исемләнгән дәрестә бишенче-сигезенче класслар катнашты. Район башлыгы аларга дәүләт, хакимият, законнар, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары, илебез Конституциясе, парламент һәм депутатлар турында сөйләде.

Дәресне тәмамлап, Альберт Рәхмәтуллин да укучыларга шул хакта әйтте: "Сез – булачак район башлыклары һәм президентлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр. Бүген барлык һөнәрләр дә мактаулы. Иң мөһиме – тәртипле, игелекле, акыллы һәм эшчән булу. Сезнең бурычыгыз – яхшы уку, илебезнең лаеклы гражданнары булу. Без башлаган эшләрне дәвам итүчеләр булачаксыз".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10