ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районының Иске Әнҗерә авылында елга аша күперне бергәләп төзеделәр

25 октябрь 2018, 06:00 , Фото: http://alki-rt.ru/

Әлки районының Иске Әнҗерә авылында елга аша күперне бергәләп төзеделәр Авыл җирлеге җитәкчелеге “ПМК-Мелиорация” предприятиесенә күпернең тимер нигезен ясаткан.

(Әлки, 25 октябрь, "Татар-информ",  "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районының Иске Әнҗерә авылында Елга аръягы һәм Ерак урамнарда Парниклы елгасы аша яңа күпер салынды. Бу турыда район басмасы яза.

Бу елга аша биш еллап элек күпер төзелгән иде. Ул вакытта аны агач бүрәнәгә такта түшәп кенә ясаганнар. Еллар үткәч, бүрәнәсе черегән, күпер җәяүлеләр өчен йөрергә куркыныч хәлгә килгән иде. Үткән авыл җыенында халык җирлек башлыгыннан шул күперне яңартуны сорады.

Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина якташлары, “Сетевая компания” генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовка күпер төзелеше өчен материаллар сатып алуда булышуын сорап мөрәҗәгать иткән. Азат Илгизович тиз арада ярдәм күрсәткән. Авыл җирлеге җитәкчелеге “ПМК-Мелиорация” предприятиесе аша күпернең тимер нигезен ясаткан. Ә тактасын ике көн өмә ясап әнҗерәлеләр үзләре түшәгән. Өмәдә 11 кеше – башлыча Елга аръягы урамында яшәүчеләр катнашкан. Күпер төзүчеләрнең иң яшьләре Илсаф Гатауллин, Александр Архипов булса, иң олысы 85 яшьлек Зөфәр Хәйруллин булган.

Хәзер күпердән җәяүлеләр дә, җиңел автомобильләр дә рәхәтләнеп йөреп тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10