ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Аксубай халык иҗаты чуваш милли чигү эшләре музеенда тәкъдим ителде

25 октябрь 2018, 03:00 , Фото: Алексей Тимирясов

Аксубай халык иҗаты чуваш милли чигү эшләре музеенда тәкъдим ителде “Кама аръягы бизәкләре“ вернисажы Татарстан чуваш халкының һәм Чувашстан Республикасының хезмәттәшлеген уңышлы дәвам итәр дип көтелә.

(Аксубай, 25 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Чабаксар шәһәрендә Аксубай районы халык сәнгатен тәкъдим иткән “Кама аръягы бизәкләре“ күргәзмәсе ачылды. Хәзер Аксубай халык иҗаты чуваш милли чигү эшләре музеенда тәкъдим ителде. Монда бай чигешле һәм тегелгән йорт әйберләре, күлмәкләр, билбаулар, баш киемнәре һәм башка әйберләр бар. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Аннан тыш, Аксубай районыннан чыккан чуваш мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең һәм дәүләт эшлеклеләренең экспозицияләре дә тәкъдим ителгән.

“Кама аръягы бизәкләре“ вернисажы Татарстан чуваш халкының һәм Чувашстан Республикасының хезмәттәшлеген уңышлы дәвам итәр дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10