ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Йөрүзән” җыры белән танылган Рузалия апа вафат

24 октябрь 2018, 22:06

Рузалия Гарифуллинаны җырчы буларак Җәүдәт Гыйльманов таныта.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Йөрүзән” җыры белән танылган җырчы Рузалия апа 83 яшендә вафат. Бу хакта аның продюсеры булган Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Бүген Рузалия апаны авылда җирләдек. Соңгы дүрт елда җырлый алмады инде - апабыз авырды", - дип әйтте мәрхүмәнең туганы һәм продюсеры Җәүдәт Гыйльманов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Рузалия Гарифуллина Биектау районының Олы Битаман авылыннан. Җырчы карьерасын Җәүдәт Гыйльманов ярдәмендә 72 яшендә башлый. 2007 һәм 2008 елларда "Ruza" һәм "Котлы булсын, матур булсын"альбомнарын чыгара, “Йөрүзән” җырына клип төшерә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10