ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның яшьләр эшләре министры комсомол рухы яшәячәк дип вәгьдә бирде

24 октябрь 2018, 21:29 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанның яшьләр эшләре министры комсомол рухы яшәячәк дип вәгьдә бирде Дамир Фәттахов бүген эшнең комсомол оешмалары чорында булдырылган инфраструктурага нигезләнеп үткәрелүен билгеләп узды.

(Казан, 24 октябрь "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов, министрлык белән үзе идарә иткәндә, комсомол рухы яшәячәк дип ышандырды. Бу хакта ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада әйтте.

Министр республиканың барлык яшьләре исеменнән комсомолның 100 еллыгы белән котлады.

“Без сезнең традицияләрегезне дәвам итүчеләр. Яшьләр сәясәте тармагы ел саен алдынгы урында. Узган ел нәтиҗәләре буенча без абсолют лидерлар булдык. Без моны сезнең хезмәтегез, казанышларыгыз нәтиҗәсе икәнен аңлыйбыз”, - диде министр.

Ул бүген эшнең комсомол оешмалары чорында булдырылган инфраструктурага нигезләнеп, шул елларда салынган традицияләргә таянып үткәрелүен әйтте.

“Бүген дә сез тәрбияләгән кешеләр эшли. Без, шул традицияләргә таянып, шәхес булып формалаштык. Сезгә рәхмәт! Мин министрлык белән идарә иткәндә, комсомол рухы яшәячәк”, – дип вәгьдә бирде Фәттахов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10