ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов комсомол эшләре бүгенге яшьләр өчен үрнәк булсын дигән теләген юллады

24 октябрь 2018, 21:18 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов комсомол эшләре бүгенге яшьләр өчен үрнәк булсын дигән теләген юллады Татарстан Президенты ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантанада катнашучыларга сәламләвендә комсомолның әһәмиятен билгеләп уза.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комсомол эшләре һәм казанышларының заманча яшьләр хәрәкәте өчен үрнәк булырга тиешлеген әйтә. Мондый юллар ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантанада катнашучыларга адресланган сәламләүдә бар.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тантаналы чарада Президентның сәламләү хатын Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бөтен ил белән Ватан өчен әһәмиятле вакыйга – ВЛКСМның 100 еллыгын билгеләп үтүен искәртә.

“Комсомол безнең яшьләрнең күп кенә буыннары өчен чын гражданлык мәктәбе булды. Комсомол оешмаларында Ватанга мәхәббәт, олы буынга хөрмәт һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияли иделәр”, - диелә сәламләүдә.

Президент комсомолларның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәйдә сәнәгать объектлары төзелешендә, нефть чыгару урыннарын үзләштергәндә алдынгы сафларда булуын билгеләп уза. 

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, бүген дә дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә, иҗтимагый эшчәнлектә Татарстан комсомолы вәкилләре эшләвен билгеләп узган.

  • Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) – 1918 елның 29 октябре-4 ноябрендә 1нче Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре союзлары съездында барлыкка килгән яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.
     

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10