ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда биопластика җитештерә торган предприятие төзү турында килештеләр

24 октябрь 2018, 20:50

Документны Владимир Путин белән Джузеппе Конте катнашында ТАИФ белән Bio-On җитәкчеләре имзалады.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТАИФ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов белән Bio-On акционерлык җәмгыяте президенты Марко Асторри биопластика җитештерә торган производство проектын гамәлгә ашыру турында килешүне имзаладылар.

Документ Россия Президенты һәм Италия Премьер-министры катнашында имзаланды.

Производство турында 2017 елда Рөстәм Миңнехановның Италиягә сәфәре вакытында фикер алышканнар иде. Заводны урнаштыру өчен «Казаньоргсинтез» мәйданчыгы карала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10