ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркия эшмәкәрләре Азнакайда үз эшләрен ачарга ниятли

24 октябрь 2018, 23:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Төркия эшмәкәрләре Азнакайда үз эшләрен ачарга ниятли Төрек кардәшләр киләчәктә районда өч юнәлеш буенча эшләргә әзер.

(Азнакай, 24 октябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Бүген “Татарстан-Төркия дуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Истанбул шәһәре эшмәкәрләре – ирле-хатынлы Хатиҗә һәм Халит Айханнар Азнакайда булды.

Төркия делегациясен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итеп, кунакларны шәһәр, районның икътисади һәм социаль халәте белән таныштырды. Үзара эшлекле сөйләшү барышында Азнакайда ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре дә каралды.

Төрек кардәшләребез киләчәктә өч юнәлеш буенча эшләргә әзер. Бу – кирпеч заводы төзү, кием-салым тегү һәм пластик шешәләрне эшкәртү. Эшкәртелгән пластикка Төркиядә ихтыяҗ зур икән.

Көннең икенче яртысында Төркия эшмәкәрләре “Азнакай киемнәре”ндә булдылар һәм алардагы җитештерү технологияләре белән кызыксындылар, шулай ук «Фривей» җәмгыятенең аккредитация узган сәнәгать мәйданчыгы белән таныштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10