ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Ак Барс" Кытайда җиңә алмады

24 октябрь 2018, 18:22 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Казанның хоккей командасы 3:0 исәбе белән җиңелде.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хасбиуллина). "Ак Барс" хоккей командасы бүген Кытайда "Куньлунь Ред Стар"га 3:0 исәбе белән җиңелде.

Беренче период. Беренче егерме минутлык алкасыз үтте.

Икенче период. Өченче минутта "Куньлунь Ред Стар" командасы уенчысы Брэйден Джо исәпне ачып җибәрде (1:0). Сигезенче минутта "Ак Барс" уенчысы Пол Постма алка кертте, ләкин ул видео кабатлаудан соң саналмады. Унөченче минутта "Куньлунь Ред Стар" уенчысы Томаш Мертл, күпчелектә уйнап, алка кертте (2:0). Ике минуттан соң хуҗалардан Майкл Латта тагын бер гол кертте (3:0).

Өченче периодта кертелгән алкалар булмады.

Командалар составы:
"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Лукоянов – Малыхин – Потапов, Яруллин – Марков;
Ткачев – Попов – Галиев, Батыршин – Абросимов;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

“Куньлунь Ред Стар”:
Лазушин (Браст);
Бек – Сундстрём – Фонтэйн, Граньяни – Лаюнен;
Мертл – Кейн – Палола, Витасек – Кундратек;
Ип – Сен-Пьер – Лунд, Бартли – Редлихс;
Сквайрз – Джо – Латта.

Киләсе уенны “Ак Барс” Хабаровск шәһәрендә “Амур” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 26 октябрь 12:30 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10