ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 235 меңнән артык электрон эшкә яраксызлык белешмәсе бирелгән

24 октябрь 2018, 17:50

Республика бу мәсьәләдә Россиянең 85 субъекты арасында икенче урында тора.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы бүгенге көндә 235 меңнән артык вакытлыча хезмәткә яраксызлык турында белешмә биргән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтте.

“Татарстан Республикасы электрон эшкә яраксызлык белешмәсе бирү мәсьәләсендә Россиянең 85 субъекты арасында икенче урында тора”, - диде Рамил Гайзатуллин.

Бүгенге көндә Россиядә 3 млн 300 меңнән артык электрон эшкә яраксызлык белешмәсе бирелгән. Проект башланган чорда Татарстанда 4-5 медицина оешмасы гына катнашкан булса, бүгенге көндә 195 медицина оешмасы электрон эшкә яраксызлык белешмәсе бирә.

Көненә барлыгы 3300гә якын эшкә яраксызлык белешмәсе бирелә. Шуларның ике меңе – электрон эшкә яраксызлык белешмәләре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10