ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Шагыйрь Булат Ибраһим ана теленең көчен халыкка җиткерүне максат итеп куйган

24 октябрь 2018, 20:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Шагыйрь Булат Ибраһим ана теленең көчен халыкка җиткерүне максат итеп куйган Казанның Бакый Урманче музеенда яшь шагыйрь әдәбият сөючеләр белән очрашты.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Бакый Урманче музеенда яшь шагыйрь Булат Ибраһим әдәбият сөючеләр белән очрашуда ана теленең көче турында сөйләде. Шигырьләрендә моны халыкка җиткерүне максат итеп куйган. 

"Минем шигырьләрем татар халкы, ана теленең югарылыгы һәм бөек көченә багышлана. Шагыйрь кешенең күңеле тынгысыз дулкын кебек: ул гел җил сорый. Аның ярларга бәрелеп, шунда үз бизәкләрен калдырасы килә. Кешеләр, ул бизәкләрне күреп, үзләренә рухи азык, күңел тынычлыгы алсын иде”, - диде ул.

Шагыйрьгә изге теләкләр җиткерүчеләр күп булды. Ләкин очрашуга күбрәк өлкән буын вәкилләре килгән. Яшьләр аз иде.

“Бу чарада өлкән буын вәкилләренең күп булуы, яшьләр шигырь яратмый дигән сүз түгел. Хәзер яшьләр акча эшләү белән мәшгүль. Күбесе эштә булганга күрә вакытлары булмаска мөмкин. Минем иҗатымны яратучылар арасында яшьләр дә бар”, - диде шагыйрь.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10