ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Социаль иминият фонды производствода зыян күргән 50 кешегә автомобиль тапшырачак

24 октябрь 2018, 15:45

Медицина-социаль экспертиза бюросы ясаган реабилитацияләү программасы зыян күрүчегә автомобиль бирү өчен нигезләмә булып тора.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова).  2018 ел азагына кадәр Социаль иминият фонды производствода зыян күргән 50 кешегә  автомобиль тапшырырга җыена. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтте.

  • Социаль иминият фонды производствода зыян күргән кешеләргә реабилитация өчен техник чаралар, шифаханәгә юлламалардан тыш, автомобиль дә бирә. Соңгы 17 елда 800 кешегә автомобиль тапшырылган.

Зыян күрүчене реабилитацияләү программасы автомобиль тапшыру өчен нигезләмә булып тора. Аны медицина-социаль экспертиза бюросы ясый. Һәр кешенең физик үзенчәлекләренә карап, бу бюро автомобильнең модификациясен билгели. 

“Производствода зыян күргән 50 кешене ел ахырына кадәр автомобиль белән тәэмин итәргә җыенабыз”, - диде Рамил Гайзатуллин.

  • Зыян күрүчегә автомобиль 7 елга бер тапкыр тапшырыла һәм шәхси милек итеп бирелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10