ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Социаль иминият фонды тән җәрәхәте алучыларга ярты миллиардтан артык акча түләгән

24 октябрь 2018, 16:31

Производствода тән җәрәхәте алган 11 мең кеше фондның региональ бүлегендә теркәлгән.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Социаль иминият фонды тән җәрәхәте алган 11 мең кешегә ярты ел эчендә 700 млн сум акча түләгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтте.

“Җитештерү эшләрендә зыян күрүчеләргә түләнә торган 1,5 млрд сум хисабына айга бер тапкыр түләнә торган иминият, протезлар, техник реабилитация чаралары, дарулар, автомобильләр, шифаханәгә юлламалар акчалары һәм эштә һәлак булганнарның туганнарына түләнә торган акчалар да керә”, - диде Рамил Гайзатуллин.

2018 елның 6 ае эчендә фонд шушы түләүләр өчен 700 млн сум акча тоткан. Ай саен бирелә торган түләүләргә – 565 млн сум, бер тапкыр бирелә торган түләүләргә – 17 млн сум, больница кәгазьләренә – 26 млн сум, медицина, социаль һәм профессиональ реабилитациягә – 53 млн сумнан артык акча юнәлтелгән, диде фонд идарәчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10