ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ф.Мөхәммәтшин: ВЛКСМның 100 еллыгында Чаллы төзелешендәге комсомолларга хөрмәт белдерәбез

24 октябрь 2018, 16:01 , Фото: Прокопьева Динара

Ф.Мөхәммәтшин: ВЛКСМның 100 еллыгында Чаллы төзелешендәге комсомолларга хөрмәт белдерәбез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Милли музеенда комсомолларның хезмәт батырлыгын искә төшерде.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин комсомол оешмасы юбилеен билгеләп үтеп, Чаллы шәһәрен төзегән комсомолларга хөрмәт белдерәбез, дип саный. Бу хакта ул Татарстан Милли музеенда “Комсомол тарихы — ил тарихы” күргәзмәсен ачканда әйтте.

“Комсомолның 100 еллыгын искә алганда чирәм җирләрне ачкан, БАМ һәм башка зур төзелешләрдә, шул исәптән республикабызда барган төзелешләрдә эшләгән яшьләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Чаллы – “КАМАЗ” кебек үк бөтенсоюз комсомол төзелеше булды. Шәһәр бүген дә илнең машина төзелешендә флагман булып тора”, - диде ул.

Чаллыда төзелеш 1970 еллар башында “КАМАЗ” автозаводы төзелүе белән бергә зур тизлектә үсә. Егерме ел эчендә шәһәр халкын 10 тапкыр арттыру: 35 меңнән 350 меңгә җиткерү планлаштырылган була. Соңгы тапкыр халык санын алу мәгълүматлары буенча, хәзер автокалада ярты миллионнан артык кеше яши.

  • Комсомолның туган көне булып 1918 елның 29 октябре санала.

Татарстан Милли музеенда “Комсомол тарихы — ил тарихы” күргәзмәсе 24 ноябрь киченә кадәр эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10