ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Бирешмә!” башкорт сериалы “ТЭФИ-төбәк” бәйгесендә җиңде

24 октябрь 2018, 14:31

Уфа проекты алтмыш финалист арасында милли телдә эшләнгән бердәнбер хезмәт.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). “Тамыр” телеканалының башкорт телендәге “Бирешмә!” беренче сериалы “ТЭФИ-төбәк” 2018 Бөтенроссия телевизион бәйгесе җиңүчесе булды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Сериал “Агарту һәм күңел ачу телетапшырулары” юнәлешендә “Телевизион нәфис фильм/сериал” номинациясендә танылды.

“Бирешмә!” - яшүсмерләр өчен башкорт телендәге беренче сериал. Бүгенге көндә 10 серияле “Бирешмә!” телепроекты “Тамыр” һәм башкорт телеканалына яңа проектлар бирүче телевидение брендына әверелде”, - диде холдинг директоры Рөстәм Зарафетдинов.

Уфа проекты алтмыш финалист арасында милли телдә эшләнгән бердәнбер хезмәт.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10