ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” чарасында Натан чыгыш ясаячак

24 октябрь 2018, 13:17

“Казан” гаилә үзәге мәйданында кул көрәше буенча мастер-класс оештырыла, корал экспозициясе һәм электрон тир тәкъдим ителә.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Казанда шимбә, 27 октябрьдә, 10:00 - 16:00 сәгатьләрдә “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” агитация акциясе уза. Биредә популяр башкаручы Натан концерты көтелә. Бу хакта Үзәк хәрби округы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан” гаилә үзәге мәйданында “Миг-29” самолетларында “Стрижи” авиация төркеме чыгышлары, дүрт парашютчының десант төшүе күрсәтелә. Шулай ук кыр кухнясы эшләячәк.

“Казан” гаилә үзәге мәйданында кул көрәше буенча мастер-класс оештырыла, корал экспозициясе һәм электрон тир тәкъдим ителә.

Чара кысаларында кандидатлар контракт буенча хәрби хезмәткә күзәтү үтә ала.

Чарада Россия оборона министры урынбасары, генерал-полковник Александр Фомин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Үзәк хәрби округы гаскәрләре белән командалык вазифасын вакытлыча башкаручы, генерал-лейтенант Евгений Устинов катнаша.

Акциядә барлык чаралар түләүсез була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10