ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хезмәт министры Россиядә хезмәт хакы моңарчы күрелмәгән күләмдә артты дип саный

24 октябрь 2018, 12:34

Статистика буенча, Россиядә хезмәт хакы 11 процентка диярлек арткан.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин агымдагы елда ил халкының хезмәт хакы 10 проценттан да күбрәк артканын әйтте. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Әгәр игътибар иткән булсагыз, статистика буенча быел хезмәт хакының реаль һәм номиналь күләме моңарчы күрелмәгән темплар белән артып бара. Хезмәт хакы 11 процентка диярлек артты", - диде Топилин Федерация Советында "хөкүмәт сәгате" вакытында.

"Минемчә, моңа хезмәт өчен минималь түләү күләмен яшәү минимумына тигезләү йогынты ясады", - диде ул.

  • Президент Карары буенча, 1 майдан Россия минималь хезмәте хакы яшәү минимумына тигезләште. Ул 11 мең 163 сум тәшкил итә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10