ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Татарстанның WorldSkills җыелма командасының икенче составы җыены уза

24 октябрь 2018, 12:12

Җыенда WorldSkills компетенцияләре буенча 74 кеше катнашачак.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Бүген WorldSkills чемпионатында катнашачак Татарстан җыелма командасының икенче составы өчен чемпионат алды җыены уза. Чара Казанда “Регата” кунакханәсе базасында бара. Бу хакта “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Җыенда WorldSkills чемпионатының 56 компетенциясе буенча студентлар һәм яшь профессионаллар катнаша. Барысы 74 кеше җыела.

Бәйгедә катнашучылар өчен проект сессияләре, команда туплау чаралары, “Уңыш тарихы” дип аталган WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашулар каралган.

Очрашуга кунак булып Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов, “Профессиональ компетенция үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы - Татарстанда WorldSkills Russia төбәк координация үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10