ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Ашан” проектлары директоры: “Россия лидерлары” аша Татарстан Президенты резервына кердем

24 октябрь 2018, 11:18 , Фото: архив/Рамиль Гали

“Ашан” проектлары директоры: “Россия лидерлары” аша Татарстан Президенты резервына кердем Сергей Хрущев бәйге гранты ярдәмендә Россия Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укуын дәвам итә.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Светлана Усольцева). Тормышта нәрсәгәдер ирешергә һәм илгә, үзенә нәрсәдер эшләргә теләгән актив тормыш рәвеше алып баручы җитәкче “Россия лидерлары” кебек бәйгеләрдә катнашырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге бәйгенең быелгы финалисты Сергей Хрущев әйтте.

Агентлык әңгәмәдәше бәйге аның тормышын үзгәртүен әйтте. “Элек мин супермаркет директоры идем, хәзер проект буенча директор булып эшлим. Шулай ук бәйге ярдәмендә Татарстан Президенты резервы составына кердем. Мәскәүгә күчү сәбәпле генә аннан чыктым”, - диде ул.

“Россия лидерлары” бәйгесе ярдәмендә төрле юнәлештә күп мәгълүмат алдым. Минем өчен бәйге биргән иң зур мөмкинлек – Россия Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә (РАНХ и ГС) укуымны дәвам итү”, - дип өстәде конкурсант.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10