ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-өчлегенә кергән

24 октябрь 2018, 10:08 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-өчлегенә кергән Туристлар Казан Кремленнән ешрак бары тик Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Санкт-Петербургның тарихи өлешендә булалар.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы туристлар арасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популярлыгы буенча өченче булып тора. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, туристлар барыннан да ешрак Мәскәү Кремлендә һәм Кызыл мәйданда булалар.

Рейтингның икенче баскычында Санкт-Петербургның тарихи өлеше һәм аның һәйкәлләре тора.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр бишлегенә Суздаль һәм Владимир, шулай ук Троице-Сергиева Лавр архитектура ансамбле кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10