ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов стратегик үсеш Советы утырышында катнаша

24 октябрь 2018, 07:43 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов стратегик үсеш Советы утырышында катнаша Утырышны Россия Президенты Владимир Путин алып бара.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә булачак. Анда ул РФ Стратегик үсеш советы утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты сайтында хәбәр ителә.

Май указларының үтәлеше буенча фикер алышу Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узачак.

Төп доклад белән РФ финанслар министры Антон Силуанов чыгыш ясаячак. Аерым юнәлешләр буенча проектларның ничек гамәлгә ашырылуы турында дәүләт политикасының конкрет юнәлешләре өчен җавап бирүче вице-премьерлар хисап тотачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10