ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кадрия Идрисовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды

24 октябрь 2018, 07:17

Рәхмәт хаты "рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен" бирелде.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Кичә ТР Дәүләт Советы “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында Ак калфак” Төбәк иҗтимагый татар хатын — кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова тапшырды.

Кадрия Идрисовага Рәхмәт хаты "рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен" бирелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10