ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Минзәләдә шахмат-шашка ярышлары Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланды

24 октябрь 2018, 05:00 , Фото: menzela.ru/

Минзәләдә шахмат-шашка ярышлары Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланды Шахмат ярышларында беренче урынны педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов алды.

(Минзәлә, 24 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, баш режиссёры Сабир Өметбаевның 110 еллыгына багышланган шахмат –шашка ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Быелгы ярышларның үзенчәлеге беренчедән, катнашучылар саны күп булса, икенчедән, укытучыларның үз укучыларын азакка кадәр барлап, күз уңында тотулары, өченчедән исә – җиңүчеләр арасында яңа исемнәр яңгыравы булды.

Педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов шахмат ярышларында беренче урынны һәм Сабир Өметбаев исемендәге Кубокны алды. Ул иң оста шахмат уйнаучы булуына өстәп, катнашучы студентлар-укучыларга мастер-класс бирергә дә өлгерде, шахмат уйнау серләре белән бик теләп уртаклашты.

 Шахмат ярышларында барлыгы 82 кеше катнашты. Шашка буенча ярышларда - 45 кеше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10