ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Баулы мәктәпләрендә парламент дәресләрендә депутатларның эше турында сөйләделәр

24 октябрь 2018, 08:00 , Фото: Айгөл Габдерәфыйкова

Баулы мәктәпләрендә парламент дәресләрендә депутатларның эше турында сөйләделәр Дәресләр укучыларга закон чыгару хакимиятенең асылына төшенергә, актив гражданлык позициясе формалаштырырга ярдәм итә.

(Баулы, 24 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Габдерәфыйкова). Баулы районы Кызылъяр мәктәбендә үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин катнашты. Бу турыда район басмасы яза.

Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган парламент дәресләре Республикада 2009 елдан бирле үткәрелә. Алар укучыларга закон чыгару хакимиятенең асылына төшенергә, укучыларда сәяси культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштырырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Кызылъяр мәктәбенең югары сыйныф укучыларына хәзерге заман парламенты эшчәнлеге, депутатларның эше турында сөйләде, шулай ук аларны республика бюджеты проектының төп нигезләмәләре белән таныштырды.

Парламент дәресе әңгәмә формасында узды, укучылар шактый мәгълүматка ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10