ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Әлки мәктәбендә элеккеге директор хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар

24 октябрь 2018, 01:00 , Фото: alki-rt.ru/

Түбән Әлки мәктәбендә элеккеге директор хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар Укытучылар ачык дәресләр карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

(Әлки, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Мөстәкыйм Гыйльмиев). Түбән Әлкидә мәктәп директоры булып озак еллар эшләгән Мәхмүтов Фаик Мәхмүт улына багышланган истәлек тактасы куелды. Фаик Мәхмүтович бу мәктәптә 1943 елдан эшли башлый. 1950 елдан 1983 елга кадәр башта завуч, аннары директор булып эшләде. Ул тирән белемле, бик акыллы кеше иде. Зур оештыру сәләте булу аңа тырыш педагогик коллектив тупларга ярдәм итте.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сиксәненче елларда яңа мәктәп төзелде. Замана яңа бурычлар куйды. Шуларның берсе – кабинет системасы булдыру. Әлеге эштә дә Фаик Мәхмүтович уңганлык күрсәтте. Менә шуңа күрә район мәгариф бүлеге биредә семинарлар үткәрде, укытучылар ачык дәресләр карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10