ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗенең каты куллы кызы Дөнья чемпионатыннан медаль алып кайтты

24 октябрь 2018, 07:00 , Фото: http://agryz-rt.ru/

Әгерҗенең каты куллы кызы Дөнья чемпионатыннан медаль алып кайтты Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде.

(Әгерҗе, 24 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Төркиянең Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде. Россиядә беренче урын яулаган Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина да илебезнең җыелма командасы составында 45 илдән килгән иң көчле спортчылар белән бергә әлеге чемпионатта осталыгын күрсәтте. Бу турыда район газетасы яза.

Тирсәнең каты куллы кызы ярышта бары Молдова һәм Казахстаннан килгән көндәшләренә генә сыната. Нәтиҗәдә, ул өченче урын алган. Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде. Быел үзен медаль һәм Грамотадан тыш, Кубок белән дә бүләклиләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10