ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республика хуҗалыкларында көнбагыш мәйданнарның яртысыннан артыгында суктырылган

23 октябрь 2018, 22:00 , Фото: agro.tatarstan.ru

Республика хуҗалыкларында көнбагыш мәйданнарның яртысыннан артыгында суктырылган

Бер гектардан уртача уңыш 17,3 центнер тәшкил итә.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның авыл хуҗалыгы басуларында бүгенге көнгә мәйданнарның яртысыннан артыгында 122,7 мең тонна көнбагыш суктырылган, һәм гектарыннан уртача 17,3 центнер уңыш алынган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Оператив белешмәләргә караганда, 23 октябрьгә көнбагыш 71,1 мең гектар мәйданда җыеп алынган һәм бу планның 57 процентын тәшкил итә. Бер гектардан уртача 17,3 центнер уңыш чыга.

Иң югары уңыш Мамадыш районында. Анда 1777 мең гектарда көнбагыш суктырылган һәм гектарыннан уртача 29,5 центнер уңыш алынган. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10