ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Монреальдәге халыкара күргәзмәдә Татарстанның туристик продуктлары тәкъдим ителгән

23 октябрь 2018, 20:43

Кунакларга "Мирас" үзәге вәкилләре мәдәни программа әзерләгән: татар, башкорт җыр һәм биюләрен күрсәткән.
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Монреальнең "Мирас" татар мәдәни үзәге халыкара күргәзмәдә катнашкан. Үзәк вәкилләре чарада Татарстан һәм Башкортстанның туристик продуктларын тәкъдим иткән. Бу хакта "Мирас"ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылган.  
  • Salon Internationale de Tourisme et Voyages - Туризм һәм сәяхәтләр халыкара күргәзмә-ярминкәсе 30нчы тапкыр уздырылган. Өч көн дәвамында чарада туризм бизнесы өлкәсеннән 400ләп вәкил, 36 мең кунак катнашкан.  
"Мирас" әгъзалары Татарстан белән Башкортстанның мәдәни мирасын гына түгел, ә төбәкләрнең туристик потенциалын да тәкъдим иткән. Кунакларга алар мәдәни программа әзерләгән:татар, башкорт җыр һәм биюләрен башкаларга да күрсәткән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10