ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Можга татарлары быел беренче тапкыр "Татарча диктант" яза

23 октябрь 2018, 21:41

Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Можга каласының 8нче гимназия китапханәсендә татар теленнән белемнәрен тикшереп карый алачак.
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). 27 октябрь көнне Бөтендөнья Татар конгрессы, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган "Татарча диктант" акциясенә Можга да кушыла. Бу хакта җирле татарлар берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Күрше республикада яшәүче милләттәшләребез Можга каласының 8нче гимназия китапханәсендә татар теленнән белемнәрен тикшереп карый алачак.  
  • "Татарча диктант" быел 25 илдә һәм 60 төбәктә узачак. Канада, Төркия, АКШ, Литва кебек илләрдә яшәүче татарлар да акциягә тәүге тапкыр кушыла. Татарстан Республикасының исә барлык шәһәрләре һәм районнары да чарада  катнашачак. 
Сүз уңаеннан, диктантта катнашу өчен теркәлү узу  кирәкми. Бары тик акция  сайтының "География" бүлегендә үз шәһәрегезне табып бөтен мәйданчыклар адресларын карап чыгу гына сорала. 
 
Мәйданчыклар адреслары көн саен яңартыла, шуңа күрә карап барырга онытмагыз, дип киңәш итә оештыручылар. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10