ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld конференциясендә: Татарстан Oracle партнеры була ала

23 октябрь 2018, 20:36 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld конференциясендә: Татарстан Oracle партнеры була ала Oracle OpenWorld - мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге белгечләр өчен Oracle корпорациясе ел саен үткәрә торган конференция.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld халыкара конференциясенә әзерләнгән махсуслаштырылган күргәзмәне карар алдыннан Oracle компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Президент: "Татарстан Oracle продуктларын кулланучы гына булып калмыйча, партнер да була алыр иде", - диде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Oracle OpenWorld - мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге белгечләр өчен Oracle корпорациясе ел саен үткәрә торган конференция. Төп чара Сан-Францискода уза, шулай ук төбәкара очрашулар Сан-Паулу һәм Шанхайда була. Конференциядә ел саен яңа продуктлар һәм планнар турында хәбәр итәләр. Шулай ук сервер җиһазлары, мәгълүмат саклау системалары һәм башкалар тәкъдим ителә.

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов Oracle компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Президент сүзләренчә, биредә иң яңа технологик алымнар белән танышып була. Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен үстерү - заманча технологияләрдә Россия төбәкләре арасында алдынгы булган Татарстанның төп юнәлешләренең берсе.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис шәһәре турында сөйләде.

"Икътисадны цифрлаштыруны без мөһим бурыч дип саныйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хезмәттәшлекне тирәнәйтергә өндәде. Ул вакытта Татарстан Oracle продуктларын кулланучы гына булып калмыйча, партнер да булыр иде, диде.

Компания вәкилләре Татарстанның мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге казанышларын югары бәяләделәр һәм дәвамлы хезмәттәшлек алып бару яклы булуларын әйттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10