ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталиянең татар балалары өчен Габдулла Тукай әдәби музеена онлайн экскурсия уздырылган

23 октябрь 2018, 21:19 , Фото: Михаил Захаров

Анталиянең татар балалары өчен Габдулла Тукай әдәби музеена онлайн экскурсия уздырылган Экскурсия "Туган тел" проекты кысаларында тормышка ашырылган.
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Анталиядә яшәүче татар балалары Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музее белән онлайн режимда танышкан. Чара "Туган тел" проекты кысаларында тормышка ашырылды, дип хәбәр ителә Анталия татар диаспорасының социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 
 
Һәр шимбә саен татар теле курсларына йөрүче татар балалары шул рәвешле бөек шагыйрьнең тормышындагы кызыклы фактлар, "Туган тел" җырының барлыкка килү тарихы белән танышкан. Экскурсияне музей директры Гүзәл Төхвәтова үткәргән. 
 
Экскурсия "Казан егетләре" төркеменең "Туган тел"не башкаруы белән тәмамланган.  
  • Проектның максаты - татар телен, татар халкы кыйммәтләрен Татарстаннан читтә булган илләрдә үстерү һәм саклау. Ул "Анталия татарлары" берләшмәсе һәм "Казан егетләре" төркеме тарафыннан тормышка ашырыла. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10