(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче бер ир-ат, җыелган алимент бурычлары өчен приставлар машинасын ала башлагач, 100 мең сум алиментын урында ук түләгән. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе массакүләм-матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш эксперт-белгече Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Алимен түләмәүчеләр Яңа Чишмә районында “Тоннель” махсус операциясе барышында ачыкланган. Алимент әҗәтләре өчен приставлар машинасына арест салырга мөмкин булган ир-ат бурычын урында ук түләгән.
Тагын бер автомобиль хуҗасының 40 мең сум алимент бурычы җыелган булган. Ул административ җаваплылыкка тартылган. Аңа төзәтү эшләре яисә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.