ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

23 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

23 октябрь 2018, 21:00

23 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстан Президенты АКШта эш сәфәрендә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары билгеле, Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча спектакльләр декадасы үтә.

Миңнеханов: Татарстан АКШ вузлары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә/ Woz-U Университеты ТИСБИ Идарә университеты базасында АКШта гамәлдә булган К-12 программасының бер өлешен гамәлгә ашырырга мөмкин.



Рөстәм Миңнеханов Калифорния татарлары белән очрашты/ Очрашу Стэнфорд университетында булды.

Рөстәм Миңнеханов Калифорния татарлары белән очрашты

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле/ Саҗидә Сөләйманованы искә алу һәм әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә Әлмәттә үтәчәк.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный/ Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы үтә.

Мансур Гыйләҗев җәмгыятьтә Аяз Гыйләҗев вакыты җитте дип саный

Төрек язучысы Аяз Гыйләҗевнең алты повестен төрек теленә тәрҗемә иткән/ Татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә - “Баһар кәрванлары”) повесте кичә генә Төркиядә дөнья күрде.

Төрек язучысы Аяз Гыйләҗевнең алты повестен төрек теленә тәрҗемә иткән

Салават Фәтхетдинов Казанның төзәтү колониясендә полосалы костюм киеп концерт куйды/Татарстанның халык артисты чыгышын 270 тоткын тамаша кылды.

Салават Фәтхетдинов Казанның төзәтү колониясендә полосалы костюм киеп концерт куйды

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады/ Польшаның Замосць шәһәрендә авыр атлетика буенча Европа беренчелеге ярышлары 20-27 октябрьдә уздырыла.

Татарстан егете авыр атлетика буенча Европа беренчелегендә көмеш медаль яулады 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10