ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Стэнфорд университетында биомедицина өлкәсендә лекцияләр тыңлады

23 октябрь 2018, 18:28 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Стэнфорд университетында биомедицина өлкәсендә лекцияләр тыңлады Татарстан Президенты университетта шулай ук кешеләргә виртуаль тормышның тәэсирен өйрәнә торган лабораторияне карады.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында эшлекле сәфәре барышында Стэнфорд университетында биомедицина һәм виртуаль ярдәмчеләр уйлап табу өлкәсендә әйдәп баручы профессорлар лекцияләрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Стэнфордта ел саен 6700 студент һәм 8000 аспирант белем ала. Барлыгы университетта 7 факультет: бизнес һәм идарә, педагогика, инженерия, социаль-гуманитар, хокукый, медицина, җир турында фән факультетлары бар.

Лекцияләр озак яшәү дәрәҗәсенә җитү методларына һәм биомедицина өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган иде, диелгән республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Президенты университетта булганда шулай ук кешеләргә виртуаль тормышның тәэсирен өйрәнә торган лабораторияне карады. Лабораториягә нигез салучы Джереми Байленсон презентацияне үзе уздырды.

Аннары Президент Виртуаль багланышлар лабораториясен карады. Ул Стэнфорд университетында 2003 елда профессор Джереми Байленсон тарафыннан оештырылган. Лаборатория виртуаль чынбарлыкны имитацияләүдә кешеләрнең үзара багланышлары нәтиҗәләрен һәм интернеттагы массакүләм мәгълүмат чаралары, элемтәләр системалары һәм уеннарда кешеләрнең үз-үзләрен тотышын өйрәнә.

Хәзерге вакытта лаборатория кеше йөзенең функцияләрен анализлау һәм автоматлаштыру аша аны тануны өйрәнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10