ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры үзенең иң патриотик әсәрен видеоверсиядә күрсәтә

23 октябрь 2018, 18:42 , Фото: архив/Рамиль Гали

Камал театры үзенең иң патриотик әсәрен видеоверсиядә күрсәтә Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакле 1981 елда Муса Җәлилнең 75 еллыгына куелган була.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең иң патриотик спектакльләренең берсен видеоверсиядә күрсәтәчәк. “Камал мәктәбе” тамашачыга белем бирү проектының яңа сезондагы икенче дәресе “Моңлы бер җыр” спектакленә багышлана. Бу хакта театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов хәбәр итә.

“Камал мәктәбе”нең кунаклары буларак тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, җәмәгатаь эшлеклесе һәм журналист Римзил Вәлиев чакырулы.

Фикер алышуда театр артистлары Ренат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов катнаша.

  • Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакле 1981 елда Муса Җәлилнең 75 еллыгына куелган була. Режиссеры - Марсель Сәлимҗанов. 2010 елда ул Бөек Җиңүнеңң 65 еллыгына кабатлап сәхнәләштерелә һәм бер мәртәбә уйнала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10