ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Америкада татар телен саклауга өлеш керткән Сафаларга рәхмәт җиткерде

23 октябрь 2018, 17:53 , Фото: tatar-congress.org

Рөстәм Миңнеханов Америкада татар телен саклауга өлеш керткән Сафаларга рәхмәт җиткерде Татарстан Президенты Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында Стэнфорд университетында булды.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында Стэнфорд университетында булды һәм анда ул Сафалар гаиләсенә туган телебезне саклаудагы хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стэнфорд университетында милләттәшебез Әдилә Сафа эшли. Аның әти-әнисе Даян ага һәм Рокия ханым Сафалар татар дөньясында мәгълүм шәхесләр. Даян Сафа - Американың төрки-татар ассоциациясе имамы, Рокия ханым - оешмада лидерларның берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ана телебез, динебез, тарихыбызны саклаган өчен милләттәшләребезгә рәхмәтен җиткерде. 

Даян әфәнде дә, Рокия ханым да тумышлары белән Япониядән. Бераз Төркиядә яшәгәннәр, озак еллар Американың Сан-Франциско шәһәрендә гомер итәләр. Алар Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда катнашалар.

Быел Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш узган VII съездында да Рокия Сафа делегат булды.

Татарстан Президенты белән Стэндфорд университенда очрашу вакытында Рокия ханым һәм Даян әфәнде шушы шәһәрдә яшәүче татарларның сәламнәрен җиткергәннәр. Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең дөнья илләре арасында даны, дәрәҗәсе артуын күреп торуларын, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын әйткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10