ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак

23 октябрь 2018, 16:47 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак Татарстанда 24 октябрьдә төнлә 2 градус, көндез 12 градус җылы булачак.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы көннәрдә уртача һава температурасы бер дәрәҗәдә тора. Ул күзәтелгән күп еллык нормалардан 3–5 градуска югары.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, октябрьнең өченче декадасында әлеге тенденция үзгәрешсез кала. Күп еллык нормалардан һава температурасы якынча 5 градуска югары булачак.

Татарстанда 24 октябрьдә төнлә 2 градус, көндез 12 градус җылы булачак. Төнлә яңгыр көтелә.

25 октябрьдә республикада көндез 14 градус җылылык көтелә.

26 октябрьдә төнлә яңгыр фаразлана, көндез явым-төшем күзәтелми. Көндез 11 градус җылылык саклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10