ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ферма-2 микрорайонында автобус тәгәрмәченә яшь хатын белән ике яшьлек бала да эләккән

23 октябрь 2018, 15:54 , Фото: соцсети

Ферма-2 микрорайонында автобус тәгәрмәченә яшь хатын белән ике яшьлек бала да эләккән
	Юл-транспорт һәлакәте урыныннан әнисе белән кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус тәгәрмәченә эләккән хатын-кыз юлдан ике яшьлек кызы белән чыга торган булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Кыз баланы Республика балалар клиник хастаханәсендә караганнар. Аңа ярдәм күрсәтеп, әтисе белән өенә кайтарып җибәргәннәр. Хастаханәнең матбугат үзәгендә баланың башы бәрелүен, сөякләренә зыян тимәвен әйттеләр.

“Яшь хатынны Республика клиник хастаханәсенә салдылар, хәле уртача авырлыкта”, - диделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.

  • “Татар-информ”алдан Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус яшь хатын-кызны бәрдерүен хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10