ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус бер кызны бәрдергән

23 октябрь 2018, 15:12 , Фото: соцсети

Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус бер кызны бәрдергән Социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотографияләр пәйда булды.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Бүген көндез Казан шәһәренең Идел буе районында кызыл автобус бер кызны бәрдергән. Җәяүлене бәрдерү фактын шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә расладылар.

Социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотографияләр куелган. Алардан күренгәнчә, кыз автобус янында асфальтта ята. Аның башы җәрәхәтләнгән һәм канаганлыгы күренә.

Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10