ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

АКШның Oracle корпорациясе белгечләре Иннополис университетында лекция укыячак

23 октябрь 2018, 14:54 , Фото: president.tatarstan.ru

АКШның Oracle корпорациясе белгечләре Иннополис университетында лекция укыячак Рөстәм Миңнеханов бүген АКШта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгеләр өчен оештырылган Oracle OpenWorld конференциясендә булды.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Oracle корпорациясе белгечләре Россия Федерациясендәге беренче Иннополис ИТ-университетында лекцияләр укыячак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның АКШка сәфәре барышында шул хакта килешүгә ирешелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Oracle корпорациясе программа белән тәэмин ителешне һәм бизнес-кушымталарны бәйли торган мәгълүмат базалары белән идарә итү системалары җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов бүген АКШта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгеләр өчен оештырылган Oracle OpenWorld конференциясендә булды. Шуннан соң ТР Президенты корпорация җитәкчелеге белән очрашты.

Татарстан Президенты Oracle корпорациясе белән хезмәттәшлек итүнең актуаль мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга кирәк, дип саный.

  • Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 21 октябрьдә эш сәфәре белән АКШка килде. Президентның программасында Стэнфорд университеты белән танышу, бизнес вәкилләре белән очрашулар каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10