ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен яшүсмерне хөкем итәчәкләр

23 октябрь 2018, 14:30

Алексеевск районында яшәүче 17 яшьлек яшүсмергә «Террор акты турында белә торып ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Сәләт» балалар лагеренда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен 17 яшьлек яшүсмерне хөкем итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«2018 елның июнендә әлеге яшүсмер Алексеевск районының Биләр авылында урнашкан «Сәләт» балалар лагере территориясе аша узу үтенече белән полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать иткән. Полицейский аның үтенечен кире каккан. Моңа җавап итеп, яшүсмер тәртип сакчысына лагерьда мина куелуы хакында әйткән», - диде Руслан Галиев.

Урынга полиция хезмәткәрләре һәм саперлар килгән. Хокук сакчылары лагерьны җентекләп тикшергән, тик шартлаткыч матдә тапмаган.

Яшүсмерне тоткарлаганнар. Ул үз гаебен таныган.

Аңа карата кузгатылган «Террор акты турында ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү эше Алексеевск район судына тапшырылган.

Әгәр яшүсмернең гаебе расланса, аны 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10