ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов AG&T компаниясенә Татарстанда үз производствосын ачарга тәкъдим итте

23 октябрь 2018, 13:16 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов AG&T компаниясенә Татарстанда үз производствосын ачарга тәкъдим итте Татарстан Президенты һәм AG&T компаниясе директоры, вице-президенты Борис Шраер Сан-Францискода очрашты.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән American Gas&Technology компаниясе директоры, вице-президенты Борис Шраер Татарстанда газны сыек хәлгә китерү өчен автоматлаштырылган аппаратлар җитештерүне локальләштерү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Очрашу АКШның Сан-Франциско шәһәрендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән АКШка килде. Бүген Татарстан Президенты Борис Шраер белән очрашу вакытында компания җитәкчелеге вәкилләрен республикага килергә, үзара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм производство булдыру перспективаларын өйрәнү өчен республикада булган мөмкинлекләр белән танышырга чакырды.

«Бүген республика газ-мотор ягулыгына күчү өчен автопаркның тулы бер сегментын формалаштыра. Аерым алганда, бу шәһәр җәмәгать транспорты, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы техникасы һ.б. булырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • American Gas&Technology компаниясе 30 ел дәвамында альтернатив энергетиканы үстерү белән шөгыльләнә. Ул табигый газны сыек хәлгә китерү өчен кече габаритлы автоматлаштырылган аппаратлар җитештерү һәм файдалануга тапшыру максатыннан булдырылган. Компания автомобиль сәнәгатендә альтернатив ягулыклар өлкәсендә дөньякүләм лидерга әверелүне максат итеп куя.
  • Компаниянең күпсанлы автомобильләрне газ-мотор ягулыгына күчерү буенча проектлар гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар. AG&T катнашында мондый проект Лос-Анджелеста уңышлы гамәлгә ашырылган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10