ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк

23 октябрь 2018, 11:03

Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк 2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда капиталь ремонтланган белем бирү учреждениеләре саны 2018 ел ахырына 1038 булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанда 2012 елдан эксплуатацияләү вакыты 30 елдан артып киткән балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

«6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Быел республикада 28 мәктәп һәм 73 балалар бакчасы ремонтланган. Хәзерге вакытта 21 мәктәпкәчә белем бирү объектында эшләр дәвам итә.

Республика бюджетыннан бүленгән акчаларга белем бирү учреждениеләренең фасадларын, түбәләрен, эчке инженер коммуникацияләрен төзекләндерәләр. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шулай ук санузел һәм тәрәзәләрне алыштыралар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10