ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кино төшерергә Татарстан әзер түгел дип саный Мансур Гыйләҗев

23 октябрь 2018, 10:27 , Фото: Султан Исхаков

Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кино төшерергә Татарстан әзер түгел дип саный Мансур Гыйләҗев Драматург фикеренчә, хәзер татар театрларына Аяз Гыйләҗев чоры килде.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аяз Гыйләҗевнең һәр әсәреннән кино төшереп булыр иде, ләкин без аңа матди яктан әзер түгел дип саный әдипнең драматург һәм киносценарист улы Мансур Гыйләҗев. Бу хакта ул “Татар-информ”да Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән театр декадасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Беренче очракта ул – “Өч аршын җир”. Ләкин без масштаблы зур бюджетлы фильмнарга әзер түгел – аңа павильоннар, компьютер графикасы кирәк, - ди Мансур Гыйләҗев. – Әле кино көне килеп җитмәгән. Театрда Аяз Гыйләҗев чоры җитте, кинога да киләчәк”.

Әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева фикеренчә, Аяз Гыйләҗевнең кино өчен иң әһәмиятле әсәре – “Йәгез, бер дога”.

“Аның үз язмышы да кино төшерерлек. Бу – эпопея. Аз бюджетлы фильм аның дәрәҗәсенә туры килми”, - ди Мансур Гыйләҗев.

  • Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп 2009 елда Татарстанда “Бибинур” фильмы төшерелгән иде. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Режиссер – Юрий Фетинг.
  • Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән тупланган декада Казанда 5 – 11 ноябрь көннәрендә үтә. Декадага җиде спектакль алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10