ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Салмачы бистәсендә юл һәлакәтендә яшь егет һәм кыз имгәнгән

23 октябрь 2018, 10:13 , Фото: очевидцы

Салмачы бистәсендә юл һәлакәтендә яшь егет һәм кыз имгәнгән Яшьләр утырган "Лада" идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм ике машинага бәрелгән.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Салмачы бистәсендә җитди юл һәлакәте булган. Яшь егет һәм кыз имгән. Бу турыда шаһитлар "Татар-информ"га хәбәр итте.

Кичә кич белән бистәнең Үзәк урамында авария була. 12нче модельле "Лада" йөртүчесе тизлеген күпкә арттыра. Ул идарәсен югалта һәм каршы як полосага очып чыга. Бу машина каршыга килүче "Лада" һәм "Лексус" машиналарына бәрелә.

12нче модельле "Лада"ны йөртүче егет һәм аны пассажир кызы имгәнә. Аларны "ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә китерәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10