ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ноябрьдә була

23 октябрь 2018, 08:16

Чемпионат олы яшьтәгеләр категориясендә 83 компетенция буенча һәм "WorldSkills Junior" категориясендә 51 компетенция буенча узачак.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" төбәк чемпионаты ярышлары 14–16 ноябрьдә була. Бу турыда  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чемпионат олы яшьтәгеләр категориясендә 83 компетенция буенча һәм "WorldSkills Junior" категориясендә 51 компетенция буенча узачак. 

2018/2019 чемпионат циклында "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов уздырган. 

Казан педагогия көллиятенә республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, WorldSkills хәрәкәте үсешендә катнашучылар,  WorldSkills төбәк координация үзәге вәкилләре төбәк чемпионатының төп экспертлары һ.б. җыелды, диелгән әлеге хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10