ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

”Казан” халыкара аэропортына ир-ат исемен бирүләре ихтимал

23 октябрь 2018, 08:39

Аэропортка исемен бирергә мөмкин булган тугыз мәшһүр якташыбызның исемлеген төзегәннәр.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Иҗтимагый палатасы ”Казан” халыкара аэропортына исеме бирелергә мөмкин булган тугыз кеше исемен атаган. Әлеге исемлек аэропортның "ВКонтакте"дагы төркемендә чыккан.

“Татарстан Иҗтимагый палатасы игълан иткән исемлектә тугыз якташыбыз бар. Михаил Девятаев, Гавриил Державин, Муса Җәлил, Сергей Королев, Николай Лобачевский, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Андрей Туполев, Федор Шаляпин”, - диелгән хәбәрдә.

Исемлеккә ир-атлар гына кергән. Алдан социаль челтәрләрдән файдаланучылар ”Казан” халыкара аэропортына Сөембикә яисә Бөек Ватан сугышы чорында батырлыклар күрсәткән Мәгүбә Сыртланова исемен бирүне тәкъдим иткән иде.

Киләсе сайлап алу этабы дүшәмбе, 29 октябрьдә, башланачак. Аңа кадәр республика халкы великиеимена.рф сайтында үз кандидатларын күрсәтә ала. 500дән күбрәк тавыш бирелсә, ул кандидатлар исемлегенә өстәләчәк.

Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча әлеге исемлектән популяр булган өч вариантны алачаклар. Бу исемнәр 8 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр великиеимена.рф сайтында узачак тавыш бирүнең йомгаклау өлешенә эләгәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10